- энә
- 1. Бер башы очлы, икенче башында җеп кертү өчен тишеге булган кыска, шома нечкә корыч чыбык (тегү, чигү эшендә кулл.). Очлы башында җеп үткәрү өчен тишеге, кинәт калынаеп киткән икенче яртысында махсус киртләче булган кыска корыч чыбык (тегү машинасында). Бер башы ыргак сыман итеп эшләнгән нечкә корыч яки пластмасс чыбык (бәйләү, чигү эшләрендә кулл.) 2. Гадәттә очлаеп килгән башлы, төрле максатларда кулл. тор. төрле форм. металл чыбык кисәге 3. Ылыслы агачларның яфрагы; ылыс. Кайбер үсемлекләрдә вак кына чәнечке, шырпы 4. Кайбер хайваннарның тәннәрендә була торган каты үсентеләр 5. күч. Киная белән әйтелгән усал, мәкерле сүз. ЭНӘ КАРАГЫ – Озын нечкә гәүдәле, очканда үзенчәлекле тавыш чыгара торган, ике пар үтә күренмәле канаты булган ерткыч бөҗәк. ЭНӘ КҮЗЕ – Энәнең җеп үткәрә торган тишеге. ЭНӘ САПЛАУ – Энә күзенә җеп кертү. ЭНӘ ТАШЫ – иск. Магнит
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.